27нче апрельдә ТДГПУ бинасында "Илһамлы каләм” Бөтенроссия конкурсына нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде. ТР Язучылар берлеге, "Бөтендөнья Татар Конгрессы” Башкарма комитеты белән берлектә ТДГПУ үткәргән әлеге мәртәбәле бәйгедә безнең мәктәптән дә ике укучы катнашты һәм җиңүгә иреште. 9Б сыйныфы укучысы Алсу Айзятова (Җитәкчесе: Энҗе Әхмәтовна Җәлалова) композицион осталык номинациясендә диплом белән бүләкләнде. 10А сыйныфы укучысы Гүзәл Таҗетдинова (Җитәкчесе: Миңзифа Абдулловна Таҗетдинова) иң яхшы чәчмә әсәрләр өчен өченче урынга лаек булды. Тәбриклибез!
Просмотров:
1296
|
Добавил:
dinara
|
Дата:
28.04.2011
|